«Экологик тегермән»: китапханә дартсы (12+)

14 апрельдә 10 нчы санлы балалар китапханәсенә кунакка мәктәп укучылары килде. Алар Экологик белемнәр көнен бәйрәм итүгә багышланган «Экологик тегермән» дигән мавыктыргыч һәм танып белү уенында катнашты. 

10ф. Проверим меткость и знания
10ф. Экологическая мельница
10ф. Участники экологического библиодартса

Уенның нигезе итеп классик дартс уены алынды. Балаларга, мишеньгә дротиклар атып, баллар җыярга һәм шул ук вакытта сорауларга дөрес итеп җавап бирергә кирәк булды. Катнашучылар түгәрәккә дротикларны туры тидереп, табигать һәм экология белән бәйле темалар буенча сорауларны билгеләде һәм аларга җавап бирде. Кошлар һәм җәнлекләр, җиләкләр һәм гөмбәләр, агачлар һәм куаклар турында сораулар бар иде.
Балаларның күбесе төз ату осталыгын һәм белемнәрен күрсәтә алды. Тагын бер кат түгәрәккә атарга һәм сорауларга җавап бирергә теләк белдерүчеләр дә шактый булды. 
Уен азагында җиңүче команда билгеләнде, аларга диплом белән «Табигать белгечләре» дигән мактаулы исем бирелде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: